Яңа иске өй туе

2025 елның 20 июне, җомга

Узган елның 6 апрелендә кич белән федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә Нурлатның Завод урамындагы 9 нчы йортта газ-һава катнашмасының шартлавы турында хәбәр таралды. Аннан соң 4 фатирга ут капкан иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында җимерекләр арасыннан 1 кешенең коткарылуы һәм 3 кешенең эвакуацияләнүе турында хәбәр иттеләр, бер кеше һәлак булган.

Беренчел сәбәп – көнкүреш газы шартлау, шартлауның эпицентры 2 нче подъездның 1 нче катында урнашкан 9 нчы номерлы фатирда. Янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил итә. Урында 40 белгеч һәм 12 берәмлек техника эшләгән.  Янгын тулысынча иртәнге якта гына сүндерелгән.

Стеналар җимерелгән, тәрәзәләр ватылган. Төзелеш конструкцияләренең 50% артыгы зыян күргән. Шуңа күрә башта йортны җимерергә һәм яңасын төзергә планлаштырганнар.  Әмма соңрак аны торгызу турында проект карары кабул ителә.

Бер елдан аз гына артыграк вакыт узгач, биредә яшәүчеләр яңадан үз йортларына күченәләр.  Урнашкан урыны гына элеккечә калган. Йортның үзендә газны имин куллану өчен барлык шартлар да бар: барлык фатирларда да кухняда клапанлы пластик тәрәзәләр, заманча газ плитәләре, сигнализаторлы ике контурлы казаннар, тышкы стеналарга газ үткәргечләр куелган.

Йорт яны территориясен төзекләндерү буенча соңгы штрих итеп эскәмияләр, урналар, киптергечләр, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыралар.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International