Административ штраф булмаячак. Әмма хезмәт өчен түләүне арттыруны үзенә күрә штраф дип санарга мөмкин.
Исәпләү приборын тикшерү вакыты тәмамланганнан соң беренче 3 айда хезмәт өчен түләү уртача чыгым буенча исәпләнәчәк. Әйтик, өч айда 21 кубометр су сарыф ителсә, исәп 7 кубометрга киләчәк. Ә дүртенче айдан түләү арттыра торган коэффициентны кулланып норматив буенча исәпләнә, аның күләме 1,5 кә тигез дип кабул ителә.
Бу нәрсә дигән сүз? Норматив + нормативның яртысы = түләү суммасы.
Мәсәлән, гаиләдә 4 кеше, һәрберсенә норматив 5 кубометр. Димәк, исәпне 30 кубометрга куялар: 20 кубометр+коэффициент 1,5 (бу очракта бу 10 кубометр), барлыгы 30. Хәтта гаилә суны бик экономияле сарыф итсә дә, моны исбатлавы мөмкин түгел, чөнки исәпләү приборы сафтан чыккан дип санала. Шулай итеп, түләү тикшерү үткәрү вакытына кадәрге чорга исәпләнәчәк. Менә бу 1,5 коэффициентын штраф дип санарга була.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте