Индивидуаль җылытыла торган 227 йорттаҗылылык җибәрүгә 1 нче номерлы әзерлек – алар инде әзерлек паспортлары алган. Иң яхшы күрсәткеч Алабуга районында – 130 йорт әзер. Ютазы (39 йорт), Лениногорск (35 йорт) һәм Чистай (23) районнарында нәтиҗәләр бик аз. Республикада индивидуаль җылытыла торган 5707 йорт бар.
Торак инспекциясе ТФМ ДМС системасында урнаштырылган документларны анализлады – бу капиталь ремонт һәм торак фонды объектларының торышын мониторинглау дәүләт программасын формалаштыру һәм үтәлешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасы. Системада инде күпфатирлы йортларның чираттагы җылыту сезонына әзерлек паспортлары урнаштырыла.
Үзәк җылылык белән тәэмин ителгән йортларның әзерлеге – 0,47%, ягъни 12373 КФЙ арасыннан 58 КФЙ. Биредә лидерлар арасында тагын: Чистай (23 йорт) һәм Алабуга (12 йорт) районнары, Чаллы шәһәре (19 йорт), Зеленодольск районы (2 йорт).
Идарәче оешмаларның «оперативлыгы» Торак инспекциясенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Мондый темплар скептик мөнәсәбәт уята. Бу йортларга инспекторлар һичшиксез фасад, цоколь, отмостка, подвал, чорма, тәрәзә, ишек – җылылык җибәрү өчен идеаль хәлдә булырга тиешле барлык нәрсәләрнең торышын тикшерергә киләчәк.
Практика күрсәткәнчә, салкыннарга әзерләнүгә якын килү еш кына формаль характерда була. Шикаятьләр буенча чыкканда инспекторлар кыш көне булырга тиеш булмаган хокук бозуларны терки. Мисал өчен, Әлмәт шәһәренең «Первый Поселок» идарәче компаниясе Герцен урамындагы 94 нче йорт подъездларындагы керү төркемнәрен ремонтламаган. Әмма «Первый Поселок» әзерлек паспортын алган. Кыш буе өйгә салкын кергән.
Әгәр сезнең йортыгызда тәрәзәләр, ишекләр ябылмаса, подвалны су басса, цоколь коелса, түбәдән су үтсә һ.б. – сезнең йортыгызда җылыту сезоны башланганчы эшләрнең зур фронты бар, дигән сүз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте