Бүген сишәмбе – гражданнарны шәхсән кабул итү көне. Кабул итү барлык структур бүлекчәләрдә уза. Бөгелмәдә кабул итүне Татарстан торак инспекциясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы - Бөгелмә районара торак инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Низаметдинов үткәрә.
Беренче мөрәҗәгать итүче Каратажная урамындагы йортта яши. Аның су белән тәэмин итү, канализация һәм электр буенча исәпләнгән түләүләрнең дөреслегенә шикләре бар.
Гафиятуллин урамындагы 20 нче йортта яшәүчеләр йортның фасадын җылыту проблемасын хәл итәргә тырышалар.
Кабул итүгә язылу тәртибе турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте