Нурлат шәһәрендә күчмә кабул итү булды

2025 елның 20 июне, җомга

Нурлат шәһәрендә күчмә кабул итү булды. Район халкының сорауларына Татарстан Республикасының баш торак инспекторы урынбасары – Чистай районара торак инспекциясе башлыгы Ирина Иванова җавап бирде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урыбасары Радик Гыйниятуллин да якташларын якташларын тыңлады.

Исегезгә төшерәбез, Чистай районара торак инспекциясе Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат һәм Спас районнарының идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары эшчәнлеген тикшереп тора.

Күчмә кабул итүләр татарстанлыларга күпфатирлы йортларны карап тоту, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча Татарстан Торак инспекциясе җитәкчеләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.

Консультациягә 8 кеше килде. Районда проблемалар күрше райондагыларныкына охшаш. Мисал өчен, Мәскәү урамындагы 11 нче йортта яшәүче хатын-кыз су үтә торган түбәгә һәм вентиляция белән проблемаларга зарланды. Икенчеләре подъездларда идәндәге ватык плитка, канализация агынтылары, гомуми файдаланудагы урыннарның начар җыештырылуы, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, коммуналь ресурслар өчен түләүләрнең ничек исәпләнүе турында хәбәр иттеләр.

Барлык сораулар буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук өч язма гариза кабул ителде, алар нигезендә тикшерүләр үткәреләчәк.

Башка районнарда да күчмә тикшерүләр планлаштырылган. Алхәбәрләр алдан ук урнаштырылачак. Безнең мәкаләләрне күзәтеп барыгыз.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International