Казанда тагын 9 йортта газ колонкалары сүндерелгән. Исемлекне арттыручы өйләр:
- Лядов урамы буенча 6 номерлы (2 фатир),
- Болотников урамы буенча 7 номерлы (5 фатир),
- Г.Баруди урамы буенча 9/42 номерлы (5 фатир),
- Октябрьнең 40 еллыгы урамы буенча 13 номерлы (5 фатир),
- Беломорская урамындагы 79 номерлы (5 фатир),
- Короленко урамы буенча 13 номерлы (1 фатир),
- Восстание урамы буенча 77 номерлы (2 фатир),
- Восстание урамы буенча 36 номерлы (7 фатир),
- Гагарин урамы буенча 107 номерлы (5 фатир).
Барлыгы – бүген 2110 гаилә кайнар сусыз.
Татарстанның Торак инспекциясенә колонкаларның газдан өзелүенә шикаятьләр килүен дәвам итә. Тикшерүләр үткәрелә. Идарәче компанияләр директорларына карата РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте