Башкаланың Мәскәү районы идарәче компаниясе эшчәнлеген тикшерү төгәлләнде. Ибраһимов урамындагы 67 нче йортта вентканаллар һәм төтен чыгару юлларының торышы өчен компания директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Бу йортта 2024 елның апреленнән июньгә кадәр һәм 2024 елның августыннан сентябрьгә кадәр законда билгеләнгән срокларда вентканаллар тикшерелмәгән.
ИК директоры хокук бозган, аның өчен РФ КоАП 14.1.3 ст. җаваплылык каралган.
Тикшерүләр дәвам итә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте