Идарәче компанияләр түләү исәпләгәндә исәпләү приборлары күрсәткечләрен исәпкә алалармы? ТКХ ДМС системасы буенча фикер йөртсәк, исәпкә алмыйлар. Торак инспекциясе электр энергиясен исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча агымдагы елның март ае мәгълүматларын анализлады.
Мәсәлән, Казанның «Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖнең 38282 шәхси счеты бар, алар буенча түләү исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча исәпләнә. Әмма федераль системада 126 исәпләү приборы буенча гына күрсәткечләр урнаштырылган.
Ягъни ТКХ ДМС системасында 38282 исәпләү приборы (номеры, тикшерү датасы һ.б.) буенча барлык мәгълүмат күрсәтелгән, ләкин 126 счетчик буенча гына күпме электр «януы» турында мәгълүмат кертелгән. Һәм, димәк, күпме түләргә кирәклеге күрсәтелгән.
Алга таба Чаллы идарәче компанияләре:
- «Электротехников»ның исәпләү приборлары белән 21919 шәхси счеты бар, ләкин күрсәткечләр 18 буенча гына;
- «Ремжилстрой»ның исәпкә алу приборлары белән 18888 шәхси счеты бар, ләкин күрсәткечләре 22 буенча гына күрсәтелгән.
ТОП-5 исемлеген Казанның «Заречье» (17347 ИПУ – күрсәткечләр 33се буенча гына) һәм «УК ЖИК» (13919 ИПУ - күрсәткечләр 68е буенча гына) йомгаклый.
«Начар»лар арасында Зеленодольскидагы «УК Жилсервис» (4433 ИПУ – күрсәткечләр 9ы буенча гына), Казанның «Тулпар» ИК (3200 ИПУ – күрсәткечләр 1се буенча гына) һәм «Эверест сервис» ИК (1816 ИПУ – күрсәткечләр 2се буенча гына) бар.
Татарстанның Торак инспекциясе түләү документын игътибар белән укырга киңәш итә: сезнең исәпкә алу приборлары күрсәткечләре исәпкә алынганмы? Һәм һичшиксез торак-коммуналь хуҗалык системасында үзеңә виртуаль шәхси кабинет булдырырга кирәк. «Ышаныгыз, ләкин тикшерегез» принцибы монда да мөһим.
Сез электрны экономиялисезме? Счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырасызмы? ТКХ ДМС системасында күрсәткечләр актуальме? Кәгазьдә күрсәтелгәннәр белән туры киләләрме?
Шәрехләрдә безгә языгыз.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте