Әлмәт районында яшәүчеләр газ плитәләренә һәм су җылыту колонкаларына техник хезмәт күрсәтү буенча саботажлык итүне дәвам итәләр. Көн дәвамында торак инспекторлары Яңа Кәшер авылында һәм нефтекалада яшәүчеләргә карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзеде.
Әлмәт кешесе Сөләйманова урамындагы 23 нче йорттагы фатирга өч ел элек хуҗа булган. Бу вакыт эчендә милекче "зәңгәр ягулык"тан газ хезмәте белән килешүдән башка гына файдаланган, моның өчен аңа 5000 сумлык штраф салынды.
М.Җәлил урамындагы 88 нче һәм Куйбышев урамындагы 16 нчы йортларда яшәүчеләр айга ике тапкыр газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү өчен белгечләрне кертмәгәннәр. Ике милекчегә дә административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Исегезгә төшерәбез, әгәр милекче закон таләпләрен санга сукмаса, хезмәт күрсәтүче, йортта яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен, газ бирүне туктатырга хокуклы (410 номерлы Газдан файдалану кагыйдәләренең 80 пункты).
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте