Бөгелмә торак инспекциясенә бер атна эчендә газ хезмәткәрләреннән административ хокук бозулар буенча 23 материал керде. Ягъни 23 кеше йә техник хезмәт күрсәтү өчен белгечләрне йортына кертмәгән, яисә килешү төзүдән читләшә.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча эшләр кузгатылды. Тугызы буенча инде 45 мең сумлык штраф билгеләнде.
Мисал өчен, Октябрь урамындагы 23 нче йортның фатир хуҗасы штрафка тартылды. Хатын-кыз торакны арендага биргән, фатирчы «Бугульмагаз» ЭҖИ хезмәткәрләрен техник хезмәт күрсәтү өчен өйгә кертмәгән. Тикшерү вакытында аның арендатор булуы ачыкланган, ә милекче техник хезмәт күрсәтүгә килешү төземәгән. Милек хокукы 2017 елның августыннан барлыкка килгән, ягъни 8 ел диярлек газ килешүсез китерелгән.
Закон нигезендә, газ белән тәэмин итүче берьяклы тәртиптә газ белән тәэмин итү буенча йөкләмәләрне үтәүне ТУКТАТЫП ТОРЫРГА хокуклы. Шул исәптән абонентның йорт эчендәге һәм (яисә) фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау турында шартнамәсе БУЛМАУ СӘБӘПЛЕ дә – РФ Хөкүмәтенең «Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ китерү тәртибе турында» 21.07.2008 ел, №549 карарының 45 пунктының «е» пунктчасы.
«Бугульмагаз» ЭҖИ кулланучыларга артык лояль. Инспекция «ни өчен» дип кызыксына?
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте