2 нче Юго-Западная урамындагы 29,31, 33 нче йортларда вентканалларның һәм төтен чыгару юлларының торышы өчен «Заречье» ИК директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Бу йортларда 2023 елның декабреннән 2024 елның сентябренә кадәр вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын тикшерү үткәрелмәве ачыкланды. Ә елга кимендә 3 тапкыр: августтан сентябрьгә кадәр, декабрьдән февральгә кадәр, апрельдән июньгә кадәр үткәрелергә тиеш булганнар.
Идарәче компания директоры гомумйорт милкен тиешле хәлдә тотарга, уңайлы һәм имин яшәү шартларын тәэмин итәргә, вентиляция һәм төтен чыгару системаларын ремонтларга, ягъни лицензия таләпләрен үтәргә тиеш.
«Заречье» ИК директоры хокук бозган, аның өчен РФ КоАП 14.1.3 ст. җаваплылык каралган. Инспектор карары белән ИК башлыгы килешмәде, беркетмәдә: «Риза түгел, эшләрне башкару өчен финанслар юк, күпфатирлы йорт биналары милекчеләренең карары юк», - дип язды.
Тикшерүләр дәвам итә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте