Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин торак милекчеләрен йортларны кышка әзерләүдә активрак катнашырга өндәде.
«Хөрмәтле торак милекчеләре, июнь, июль, август – без кышка гарантияле әзерләнә алырлык вакыт. Монда шәхсән катнашыгыз. Подвалга төшегез, анда коры булуына инаныгыз. Кулыгыз кая сузылса, күз карашыгыз кая төшсә, шуны хуҗа күзлегеннән карагыз: без кышны ничек үткәрербез?» – диде ул.
Тыгин билгеләп үткәнчә, республикада 900гә якын йорт ремонтлана, һәм биредә яшәүчеләргә эш барышын шәхсән үзе контрольдә тоту мөһим. Ул биналарны игътибар белән карарга һәм үз кисәтүләре белән идарәче компанияләр һәм инспекция белән уртаклашырга өндәде.
«Борчулы мөрәҗәгатьләр күбрәк булган саен, без кышка яхшырак әзерләнәчәкбез», – дип ассызыклады ТР ДТИ башлыгы.
Ул шулай ук салкыннар килүгә битараф кеше генә гаҗәпләнә ала, дип өстәде һәм шәхси секторда беркем дә кышка әзерләнергә онытмый, дип искәртте. Шундый ук якын килү күпфатирлы йортларда да кирәк.
«Тик битараф, бернәрсә белән кызыксынмаган кеше генә -30 градуслы һава торышы килгәненә гаҗәпләнә ала. Хосусый секторда ни өчендер андый уйлар тумый: үлән әзерлиләр, көрәк сатып алалар, этнең будкасын җылыталар. Башкача эшләргә беркемнең дә башына килмәячәк, үз өендә бу – норма. Ләкин зур биш-тугыз катлы йортта да – бу бит шул ук хәл. Идарәче компаниядә бернәрсәне дә кулдан ычкындырмаячак шулкадәр җаваплы кеше булачагына гарантия кайда? Андый гарантия юк. Шуңа күрә контроль беркайчан да артык булмый», – дип йомгаклады Тыгин.
Җентеклерәк: https://www.tatar-inform.ru/news/tygin-prizval-tatarstancev-aktivnee-ucastvovat-v-podgotovke-domov-k-zime-5988311