Ел ярымга сузылган тикшерүләр Татарстан Торак инспекциясе юристларының җиңүе белән тәмамланды: «Заречье» идарәче компаниясе директоры административ җаваплылыкка тартылды һәм ике тапкыр 100әр мең сум штраф салынды. Бу – Коләхмәтов урамындагы 6нчы һәм Казан шәһәренең Батыршин урамы буенча 38 ко.2 йортлардагы фатирларда һава тарту көче югалган өчен түләү.
Торакны карап тотучылар катгый рәвештә үз гаебен танудан баш тарттылар, вентиляция һәм төтен чыгару системасына тикшерү үткәрелгән, һәм хокук бозулар булмады, ә тарту көче бар иде, дип исбатларга тырыштылар. Ләкин ябык тәрәзәләр булганда бу хәл тотрыклы түгел. Ә тәрәзәләр ачык булганда һава тарту көче булган! Аргумент? Коләхмәтов урамындагы фатирда яшәүчеләр еш кына су җылыту колонкасыннан һәм плитәдән тәрәзәләр ябык булганда файдаланалар. Тәрәзәләрнең ачылуы яки ябылуы мөһим түгел – тарту көче булырга тиеш.
Җәмәгать суды, эш материалларын өйрәнеп, «Заречье» ИК директоры законнарны үтәү буенча барлык чараларны да кабул итмәгән, дигән фикергә килеп, директорның дәлилләрен кире какты һәм 100 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Икенче штраф шулай ук Батыршин урамындагы № 38 ко.2 йортта вентиляция системасын һәм төтен чыгару юлларын карап тоткан өчен 100 мең сум күләмендә билгеләнде.
Компания директоры карарларны Киров район судына шикаять итте. Әмма судья хезмәттәшләренең карарларын үз көчендә калдырды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте