Башкаланың Авиатөзелеш районы идарәче компаниясе эшчәнлеген тикшерү төгәлләнде. Челюскин урамындагы 2 а, 62, Желябов урамындагы 2 нче йортларда вентканаллар һәм төтен чыгару юлларының торышы өчен компания директорына карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Бу йортларда вентиляция каналларын һәм төтен чыгару юлларын даими тикшермәүләре ачыкланды. ИК директоры хокук бозган, аның өчен РФ КоАП 14.1.3 ст. җаваплылык каралган.
Инспектор карары белән компания җитәкчесе килешми, бу хакта беркетмәдә: «Риза түгел, гаебемне танымыйм, аңлатмалар соңрак биреләчәк», – дип яза.
Тикшерүләр дәвам итә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте