Казанда газ белән тәэмин итүне туктатканнар

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Казанда Тельман урамындагы 5 нче йортта газ белән тәэмин итүне туктатканнар. Сәбәбе – стояктагы газүткәргечнең герметик булмавы.

Бу йортта турыдан-туры идарә итү ысулы сайланган. Ягъни йортта яшәүчеләр уртак милекне карап тоту һәм ремонтлау мәсьәләләрен үзләре хәл итәләр, һәм беркемнән дә зарланырлык түгел: идарәче компаниягә дә, ширкәт рәисенә дә дәгъвалар юк. Һәр милекче ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән үз исеменнән шартнамәләр төзи, ә гомуми мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау шартнамәләре милекчеләрнең гомуми җыелышы карары нигезендә төзелә. Димәк, торакны карап тоту өчен бөтен җаваплылык (гражданлык, административ һәм җинаять) милекчеләр җилкәсенә ята.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International