Казанның яңа идарәче компанияләре

2025 елның 17 июне, сишәмбе

ИК артты: республика башкаласында лицензияләр белән өч яңа ИК пәйда булды.  Аларның икесе, «Делюкс Казань» һәм «Хан» - күптән түгел генә оештырылган, ә «Портал» элек лицензиясе булса да, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнмәгән.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлегенә лицензияләр бирү турында боерык имзаланды. 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International