Җавап бирү срокларын бозу ике идарәче компания директорларына дистәләрчә мең сумга төште. Казан шәһәре торак инспекциясенә торакларны карап тотучыларның мөрәҗәгатьләргә бик соң җавап бирүләре турында шикаятьләр килде.
Шәһәр кешесе, Черноморская урамындагы 11 нче йортта һәм Г.Ахунов урамындагы 10 нчы йортта фатирлар милекчесе буларак, идарәче компанияләргә йорт буенча башкарылган эшләрнең техник документациясе һәм актлары белән танышу мөмкинлеге бирүне сорап мөрәҗәгатьләр юллаган.
Әмма, асылда, мондый мөрәҗәгатьләр булырга тиеш тә түгел. Мондый мәгълүматны оешмалар ТКХ ДМС сайтында урнаштырырга тиеш. Һәр милекче үзенә уңайлы вакытта федераль системада документлар белән танышырга хокуклы.
Милекченең сорауларына җавап бирү вакыты 416 нчы Кагыйдәләрнең 36 пункты белән регламентланган: мөрәҗәгать кергән көннән алып 10 эш көненнән дә соңга калмыйча. «Мәскәү районы ТКХ ИК» ҖЧҖ – 12 нче эш көненә, «Солнечный город» ИК» ҖЧҖ 19 нчы эш көненә җавап биргәннәр.
Директорларның һәркайсына, срокларны бозган өчен, 50әр мең сум штраф салынды.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте