Янә исле газ белән агулану

2025 елның 10 июне, сишәмбе

10 июньгә каршы төндә, сишәмбе көнне, Бердәм диспетчер хезмәте баш идарәсенең Әлмәт муниципаль районындагы оператив дежур сменасына Әлмәт шәһәренең Белоглазов урамы, 131А йортта исле газ белән агулану турында хәбәр килә. Исле газ белән агулану нәтиҗәсендә 1986 елда туган ир-ат, 1985 елда туган хатын-кыз һәм 2008 елгы бала зыян күргән.

 “Уртача дәрәҗәдә  исле газ белән агулану” диагнозы белән өлкәннәр Әлмәт үзәк хастаханәсенә тикшерүгә юнәлтелгән, бала шәһәрнең перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенә озатылган.

 Һәлакәтнең беренчел сәбәбе - төтен юллыгында һава тарту көченең булмавы.  Фатирда газ плитәсе һәм су җылыту колонкасы урнаштырылган, өстәвенә колонка шкафка корылган, ваннада мәҗбүри һава суырту җайланмасы урнаштырылган. Нәтиҗәдә, теләсә кайсы вакытта шартлау булырга мөмкин. Моннан тыш, колонканы тышкы яктан япкач, һава алмашы һәм саф һава агымы бозыла, бу янгын куркынычын арттыра. Фатирда газны заглушка ярдәмендә япканнар.

Исегезгә төшерәбез, газ колонкасын шкафка урнаштыру куркыныч белән яный, чөнки йомык пространствода газ чыга калса, газ һәм һава кушылган хәтәр концентрация барлыкка килергә мөмкин. Теләсә кайсы вакытта шартлау ихтималы бар. Шул ук вакытта колонканы тыштан япсаң, һава алмашы бозыла һәм янып китү куркынычын арттыра.

Казандагы очрак госпитализациясез узган, зыян күрүчеләр юк. Баруди урамындагы 9/42 йортта фатирның берсендә һава тарту көче зәгыйфь. Газ белән тәэмин итү торба-мич хезмәте акты бирелгәннән соң торгызылган. Татарстанның Торак инспекциясе техник хезмәт күрсәтү уздырган вазыйфаи затларга һәм идарәче компания хезмәткәрләренә карата тикшерүләр үткәрә.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International