Капиталь ремонт үтәлгән, әмма тәмамланмаган

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Республиканың берничә йортында капиталь ремонт икенче ел дәвам итә. Подрядчылар йортларны узган елның көзендә ташлап киттеләр, әмма Торак инспекциясе эшне кабул итмәде. Дәгъвалар бар. Башкаручыларга да, заказчыларга да.

Мәсәлән, Әлмәт шәһәренең Пушкин урамындагы 52 нче йорт буенча. Фасад яңартылган, ләкин отмостка ватык. Әлбәттә, фасад һәм отмостка бердәм элемент булып тормый.

Фасад – бинаның тышкы диварлары, ә отмостка – корылманың периметрын уратып алган саклагыч пояс.

Фасад диварларны декоратив бизәү һәм саклау өчен җавап бирә. Отмостка фундаментны дымнан һәм туңудан саклый, шулай ук эстетик рольне үти, бинаның образын төгәлли. Әлмәт районында сигез йортның образы нинди соң? Матур бал күлмәге кигән, ләкин тапталып беткән туфлидән йөрүче Золушка кебек.

«Ни өчен бинаның мөһим элементы булган отмосткалар ремонтланмаган?»,- дип сорау бирде Александр Тыгин башкарма комитет вәкилләренә.

Бүген Торак инспекциясендә капиталь ремонт проблемалары турында фикер алыштылар. Төпләреннән берсе – отмосткалар. Өйләрдә барысын да яңартканнар, ләкин мөһим өлешен игътибарсыз калдырганнар.

Бюджеттан һәм татарстанлыларның кертемнәреннән миллионнарча сум акча салынган. Нәтиҗәле түгел.

Капиталь ремонт проектын төзегәннәр, килештергәннәр. Документны югары белемле белгечләр укыган һәм имзалаган. Ни өчен әһәмиятле нәрсәне ычкындырганнар? Фундамент яңгыр, кар һәм грунт суларыннан сакланмаган. Түбәдән агып төшкән яки грунтта җыелган су фундаментка саркый, ә бу аның җимерелүенә китерергә мөмкин.

Зеленодольск районында алты йортта хокук бозулар бетерелмәгән. Мисал өчен, Карамалы Тау штп. Садовый микрорайонындагы 3 нче йортта. Капиталь ремонттан соң түбәдән су ага, подъездга керү ишеге көчкә ачыла, вентиляция каналларында тарту көче юк – уннан артык хокук бозу очрагы. Торак-коммуналь хуҗалык фонды төбәк операторына 3 мартта үтәү срогы белән күрсәтмәләр бирелде.  Күрсәтмә үтәлмәгән, материаллар җәмәгать судына җибәрелде.

Татарстан Торак инспекциясенең позициясе: барлык хокук бозулар бетерелмичә, йортлар кабул ителмәячәк. Ягъни капиталь ремонт әле тәмамланмаган.

Быел да эшләрне башкару буенча дәгъвалар бар. Балык Бистәсе районының Масловка авылында Үзәк урамындагы 4,5 номерлы йортларның фасадын 10 сантиметр урынына 6 сантиметр калынлыктагы панельләр белән җылыталар. Планнан тыш тикшерү башланды.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International