Әлмәт шәһәренең Нефтебаза базасы урамындагы 2 нче йортта 10 нан артык бозу очрагы теркәлде – цокольдән алып түбәсенә кадәр фасад ярылган, отмосткада газон үсә, кирпеч өеме җимерек, фатирларда күгәрек, обойлар куба. Торак инспекторлары шикаять буенча урынга тикшерү белән чыктылар.
Идарәче компаниягә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. «Алсу» ИК вәкиле мондый аңлатма бирде: «Беркетмә белән килешмим, чөнки баскыч читлегендә агым эзләре коры. Ремонт 2026 елның 1 кварталына планлаштырылган, фатирларда обойлар һәм штукатуркалар катламы – милекчеләр җаваплылыгы. Идарәче компания гомумйорт милке составына керүче эшләрне башкара. Фасадтагы ярыкларны идарәче компания көче белән төзәтеп булмый, капиталь ремонт таләп ителә».
Бер өлешендә вәкил хокуклы: идарәче компаниянең җаваплылык зонасы – гомумйорт милке. Һәм идарәче компаниянең үз вазыйфаларын ничек башкаруына гомумйорт милке генә түгел, милекчеләрнең шәхси мөлкәте дә бәйле.
Торакларны карап тотучыларга сорау: әгәр баскыч мәйданчыгыннан түгел, ә фатирлар өстендәге түбәдән су үтә икән, бу кемнең җаваплылык зонасы? Түбә – ул гомумйорт милке түгелме?
Алга таба – фасадтагы ярыклар, коела торган цоколь... Күрелмәгән нинди чаралар нәтиҗәсендә килеп чыккан хәл бу? Шулкадәр ташландык хәлгә килгән ки, хәтта йортка капиталь ремонт таләп ителә!
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу җимерелүләр бер мизгелдә генә барлыкка килмәгән бит, аларга берничә ел. «Алсу» бу йортка җылыту сезонына әзерлек паспортын ничек алган? Һәм 2025-2026 елларга ничек әзерләнәчәк? Документка кул куйган һәркем, закон нигезендә, гадәттән тыш хәл очрагында җаваплылык тотачак. Әллә соң тагын болай гына үтеп китәрме?
Татарстанның Торак инспекциясе идарәче компанияне аның бурычлары турында искәртте һәм бизнесменнарның керемнәрен 125 мең сумга киметте – күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча административ хокук бозу өчен штраф салынды.
Хокук бозуларны бетерү – республиканың Торак инспекциясе контролендә.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте