Махсус счетлар хуҗаларына: мәгълүматны урнаштыру вакыты тәмамлана

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 901 махсус счет хуҗасы ТКХ ДМС системасына махсус банк счетының торышы турында мәгълүмат урнаштырмаган.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлыларның йортны капиталь ремонтлауга кертемнәрне туплауның 2 варианты бар: "ТКХ фонды" КО һәм махсус банк счеты. Республикада капиталь ремонт буенча төбәк операторы булып Торак-коммуналь хуҗалык фонды тора. Ул үз счетларында татарстанлылар түләп барган акчаларны туплый. Фонд үзара ярдәм кассасы буларак: акчалар уртак казнада җыела, капиталь ремонт график буенча башкарыла.

Махсус счет – шәхси тупланмалар. Күпме җыялар, шул суммага капиталь ремонт ясыйлар. Лифтка җитә икән, димәк, лифтны гына алмаштырачаклар, аннары фасадны ремонтлауга җыячаклар. Махсус счетлар хуҗалары, нигездә бу ТМШ, счет торышы турында ТКХ ДМС мәгълүмат кертергә тиеш. 1079 хуҗаның 901е узган елның 4 кварталында мәгълүмат урнаштырмаган.

Срок 23 гыйнварда тәмамлана, һәм икенче көнне үк Татарстан Торак инспекциясе махсус счетлар хуҗаларын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.19.2 ст. буенча административ җаваплылыкка тарта башлаячак.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International