Әлмәтнең «ЖЭУ-3» ҖЧҖ М.Җәлил урамындагы 29 нчы йортның беренче подъездына керү урынындагы козырекны ныгыткан. Хәзер өйгә керү һәм аннан чыгу куркыныч түгел: козырекның терәге бетон нигезгә ныгытылган.
Бер атна элек Татарстан Торак инспекциясе хезмәткәрләре бу йортның карап тотылышын тикшереп, хокук бозуларны ачыклап: зур козырек беркетелмәгән диярлек иде. Кисәтү алганнан соң, йортны карап тотучылар хокук бозуны бетергәннәр.
ТР ДТИ матбугат хезмәте