«ЖЭУ-3» идарәче компаниясенең вазыйфаи затын Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту турында

2024 елның 2 феврале, җомга

Әлмәт районара торак инспекциясе (алга таба – Әлмәт РТИ) тарафыннан Әлмәт шәһәре, Ленин урамы,57 йорт адресы буенча яшәүче милекченең «ЖЭУ-3» ҖЧҖ идарәче оешмасының фатирны су басу нәтиҗәләре турында актны вакытында тапшырмавы турындагы мөрәҗәгате каралды.

              «ЖЭУ-3» ҖЧҖ идарәче оешмасына карата үткәрелгән контроль (күзәтчелек) чарасында милекченең мөрәҗәгатендә күрсәтелгән фактлар расланганды: идарәче оешма фатирны су басу нәтиҗәләре турында тикшерү актын вакытында тапшырмаган.

            Тикшерү нәтиҗәләре буенча Әлмәт РТИ тарафыннан  «ЖЭУ-3» ҖЧҖ вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23.3 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде, ул административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

            Шулай ук Әлмәт РТИ тарафыннан «ЖЭУ-3» ҖЧҖ адресына административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында тәкъдим кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International