Гражданнар мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре турында

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Үзәк инспекторлык бүлеге тарафыннан Питрәч районы, Көек авылы, 4 нче квартал, 20 номерлы йортта яшәүченең гомумйорт милеген карап тотуга бәйле мөрәҗәгате каралды.

Планнан тыш тикшерү барышында «Светлый» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан лицензия таләпләренең бозылуы ачыкланды, әлеге җитешсезлекләр Питрәч районы, Көек авылы, 4 нче квартал, 20 номерлы йорт йодъездына кергәндә плитә һәм бетон япмасының бозылуында чагылыш тапкан.

Моннан тыш, «Светлый» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан  ТР Питрәч районы, Көек авылы, 4 нче квартал урамындагы 20 номерлы күпфатирлы йортта яшәүчедән керү төркеменең плиткасын ремонтлау мәсьәләсе буенча килгән гариза каралмаган, җавап бирелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йорт белән идарә итүче оешма директорына карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары карары нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, идарәче оешма директоры административ җаваплылыкка тартылды.

Күрсәтмәне үтәү максатында, йорт подъездына керү урынында подъезд плитәләре һәм бетон япмасы торгызылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International