Чаллы шәһәре идарәче компаниясенең вазыйфаи заты административ җаваплылыкка тартылды

2023 елның 17 ноябре, җомга

Чаллы шәһәре прокуратурасы катнашында Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан «Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата административ хокук бозу эше каралды.

«Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан авария-диспетчерлык хезмәте эше буенча норматив таләпләр үтәлмәгән, көндәлек (агымдагы) контроль гамәлгә ашырылмаган, телефон аша милекчеләрдән гариза килгәндә АДХ хезмәткәренең эш регламенты үтәлмәгән. 

Авария-диспетчерлык хезмәтенең тиешенчә эшләмәве, контроль булмаган өчен «Жилкомсервис» ҖКФ ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 25 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Моннан ары закон бозуларга юл куймау һәм контрольне көчәйтү турында тәкъдим кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International