Чаллы шәһәре идарәче компаниясенең вазыйфаи заты административ җаваплылыкка тартылды

2023 елның 17 ноябре, җомга

Чаллы шәһәре прокуратурасы катнашында Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата административ хокук бозу эше каралды. 

Гаризаларны тиешенчә карамаган һәм авария-диспетчерлык хезмәтенең эшен контрольдә тотмаган, Чаллы шәһәре, Тынычлык проспектындагы 50/15  йортның гомуми файдалану урыннарын контрольдә тотмаган өчен «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 25 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.

«Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча киләчәктә закон бозуларга юл куймау һәм контрольне көчәйтү турында тәкъдим кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International