Чистай РТИ тарафыннан Нурлат шәһәре идарәче компанияләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрү турында

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

2023 елның 22 ноябрендә Чистай районара торак инспекциясе Нурлат шәһәре идарәче компанияләре вәкилләре белән йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә һәм аларны ремонтлауга шартнамәләр төзү, торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасына (алга таба – ТКХ ДМС) мәгълүмат кертү һәм «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» (алга таба – ТР ТФМ) мәгълүмат системасында «Оператив йогынты ясау системасы» функционалы белән эшләү турында киңәшмә уздырылды.

Чистай РТИ тарафыннан идарәче оешмаларга «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» федераль законның 2 һәм 3 статьяларына һәм Россия Федерациясенең Торак кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 18 мартындагы 71-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 71 номерлы федераль закон) 2023 елның 18 сентябреннән үз көченә керүе турында мәгълүмат җиткерелде. Әлеге закон белән «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» федераль законга һәм Россия Федерациясе Торак кодексына газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәтләрен күрсәтү тәртибенә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Шулай ук газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәтен күрсәтү шартлары Россия Федерациясе Торак кодексының 157.3 статьясы белән расланган.

Аерым алганда, газ белән тәэмин итү коммуналь хезмәте газ белән тәэмин итүче оешма тарафыннан күпфатирлы йортта йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне һәм ремонтлауны, күпфатирлы йортта фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне һәм әлеге Кодекста каралган тәртиптә торак йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүне мәҗбүри гамәлгә ашыру шарты белән күрсәтелә.

Киңәшмәдә идарәче компанияләр белән «Нурлатгаз» ЭҖИ газ белән тәэмин итүче оешмасы тарафыннан йорт эче газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга шартнамә төзү тәртибе һәм аның шартлары тикшерелде.

Шулай ук Чистай РТИ тарафыннан идарәче компанияләргә ТР ТФМ «Оператив йогынты ясау системасы» функционалы белән эшләү турында аңлатмалар да бирелде. Барлык идарәче компанияләргә ТР ТФМ системасында Оператив йогынты ясау системасы функционалы белән эшләү буенча инструкция җиткерелде.

Чистай РТИ тарафыннан уздырылган киңәшмәдә идарәче компанияләр тарафыннан РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының «Мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиешле мәгълүмат составын, аны урнаштыру срокларын һәм ешлыгын раслау турында» 2016 елның 29 февралендәге 74/114/пр номерлы  боерыгы белән каралган ТКХ ДМС системасына мәгълүматларны вакытында һәм тулы күләмдә кертү мәсьәләсе күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International