Сәламәтлекне саклагыз – гриппка каршы прививка ясагыз!

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Көз – кискен респиратор-вирус инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар саны арту сезоны.  Өлкәннәргә һәм балаларга 6 айдан башлап ел саен гриппка каршы вакцинация киңәш ителә. Бу профилактика ысулы – иң нәтиҗәлесе.

Гриппка каршы вакцинациядән соң ике атна дәвамында иммунитет формалаша, шуңа күрә аны алдан ук ясатып кую мөһим.

Иң беренче чиратта прививка турында өлкәннәргә уйланырга кирәк. Яшьләренә һәм булган авыруларын абәйле рәвештә, аларның иммунитеты инфекцияне җиңелрәк эләктерә һәм авыррак кичерә.

Хроник авырулары, мәсәлән, шикәр диабеты, сулыш органнары авырулары, йөрәк-кан тамырларында чир булган кешеләр – куркыныч зонада.  Грипп вирусы кан тамырларының стеналарын имгәтә, кан әйләнешен боза дигән мәгълүматлар бар, бу инсульт яки инфаркт куркынычын арттыра.

Моннан тыш балалар, мәктәп укучылары, студентлар өчен дә прививка мөһим. Алар үзара тыгыз аралаша, нәкъ менә шулчакта еш кына грипп авыруларының чылбыры башланып китә дә инде.

Бөгелмә районара торак инспекциясе коллективы 2023 елның 27 сентябрендә грипптан вакцинация узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International