Квалификация күтәрү курсларында чыгыш ясау турында.

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе тарафыннан, «ТР ТКХ өлкәсендә җәмәгать контроле региональ үзәге» ассоциациясе белән берлектә, оештырылган «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курсы кысаларында лектор сыйфатында Татарстан Республикасы торак фондының капиталь ремонтын контрольдә тоту бүлеге башлыгы Хәкимов Наил Равил улы чыгыш ясады.

Лекция барышында Наил Равилевич капиталь ремонтның актуаль мәсьәләләренә, атап әйткәндә, капиталь ремонт үткәрү регламентына, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча РФ ТКХ ДМС системасында мәгълүмат урнаштыруга, шулай ук гомуми милек составын билгеләү буенча закон таләпләренә кагылып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International