Лениногорск муниципаль районында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тәмамлау турында

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Лениногорск муниципаль районында торак фондын капиталь ремонтлау  программасы, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау региональ программасының кыска сроклы планына ярашлы рәвештә, 2023 елда 100%ка үтәлгән.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында 21 күпфатирлы йортта (алга таба – КФЙ) эшләр башкарылган: фасадны ремонтлау һәм җылыту – 12 КФЙ, түбәне ремонтлау – 13 КФЙ, җылылык белән тәэмин итүнең инженерлык системаларын ремонтлау – 7 КФЙ, салкын су белән тәэмин итү – 9 КФЙ, су чыгару – 10 КФЙ, кайнар су белән тәэмин итү системасын ремонтлау – 6 КФЙ, электр белән тәэмин итү – 9 КФЙ, подъездларны ремонтлау – 9 КФЙ.

Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу вакытын, куркынычсызлык техникасын үтәүне контрольдә тоту буенча 81 тикшерү үткәрелде,  КС-2 формасы буенча 142,704 млн.сумлык башкарылган эшләр турында 99 акт кабул ителде.

Капиталь ремонт тәмамланган күпфатирлы йортны кабул итү актлары кабул итү комиссиясе тарафыннан имзаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International