Түбән Кама районы, Кама Аланы штп. уздырылган капиталь ремонттан соң Түбән Кама РТИ күпфатирлы йортларны кабул итүдә катнашуы турында

2023 елның 6 октябре, җомга

      21 сентябрьдә Түбән Кама районара торак инспекциясе,  «Наш Дом Камские Поляны» ҖЧҖ, «НСК» подряд оешмасы, «Постинформ» газетасы корреспонденты катнашында  фасадларын җылыту эшләре башкарылып, капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән 1/11а, 1/13а, 1/15а йортларны карап чыкты. 

      2023 елда күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау программасына барлыгы 5 күпфатирлы йорт кертелгән. 3 йортта – 1/11 а, 1/13 а, 1/15а – фасадны җылытып ремонт ясалган; 2/32 а номерлы йортта кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системалары алыштырылган, шулай ук фасад ремонтланган; 2/10 йортта лифт алыштырылган. Капиталь ремонт программасына ярашлы башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 40 633 200 сум тәшкил итә. Эшләр 3 подряд оешмасы тарафыннан башкарылган: «НКС» ҖЧҖ, «ГАЗПРОМСТРЙ» ҖЧҖ, «ЛифтСтройКомпания» ҖЧҖ.

      Капиталь ремонт программасына кертелгән йортлар торак инспекциясе тарафыннан берничә тапкыр тикшерелде. Эшләрне башкару барышында сыйфат бозулар ачыкланмады. Эшләр заманча төзелеш материалларын кулланып, норматив документлар таләпләренә туры китереп, куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәп, сыйфатлы башкарылган. Эшләрне башкару барышында ачыкланган искәрмәләрне подряд оешмалары вакытында төзәткән. Кама Аланы штп. күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча барлык эшләр тулы күләмдә тәмамланган.

      Әлеге чара турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: nizhnekamsk-rt.ru/

#капремонт#Камские Поляны#гжи#

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International