Күпфатирлы йортларның (алга таба - КФЙ) 2023-2024 елга ягу сезонына әзерлеген тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәге хокук бозулар ачыкланган:
Мичурин урамындагы 28 нче йортта – подвал бинасында җылылык үткәргечләренең җылылык изоляциясе торгызылмаган, ябу арматурасының коррозиясе ачыкланган;
Шевченко урамындагы 5 нче йортта – кайнар су торбаүткәргечләренең җылылык изоляциясе торгызылмаган, йорт подвалында чүп-чар ташлау ачыкланган. Цоколь каттагы тәрәзә пыяласы куелмаган.
К.Маркс урамындагы 36-А номерлы йортта – индивидуаль җылылык пунктында торба үткәргечләрнең һәм ябу арматурасының коррозиясе һәм юшкыны бар;
К.Маркс урамындагы 40 нчы йортта – йорт подъездына керү группасы өстендәге козырек җимерелгән.
Зеленодольск муниципаль районы идарәче оешмалары һәм башкарма комитеты җитәкчесе адресына кыска вакытта хокук бозуларны бетерү таләбе белән хатлар җибәрелгән. Ачыкланган хокук бозулар бетерелгән.