Татарстан Республикасы Югары суды лицензия таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартуның нигезлелеген раслады

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

«Бумажник» җаваплылыгы чикләнгән бүлендек җәмгыять торак идарәсе идарәче компаниясе РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.1.3  статьясының 2 өлеше буенча идарәдә булган күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан кисәтү рәвешендә административ җәзага тартылды.

Административ законнарның күрсәтелгән статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту сәбәбе - Чаллы шәһәренең М. Җәлил проспектындагы 82 нче күп фатирлы йортта яшәүченең мөрәҗәгате. Шикаять бирүче мөрәҗәгатьтә түбәдән аккан су фатирны су бастыра һәм «Бумажник» җаваплылыгы чикләнгән бүлендек җәмгыять торак идарәсе идарәче компаниясе чара күрми дип яза.

Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар буенча Чаллы районара торак инспекциясе объектка планнан тыш инспекция визиты үткәрде һәм прихожаяда керү ишеге өстендә стеналарда дымлы эзләр, бетон нигездән обойлар катламы аерылганын билгеләде. Шулай ук 5 нче каттагы баскычта яңгыр канализациясе тирәсендә түбәдән су агып чыгу ачыкланган. Югарыда күрсәтелгән йортның түбәсендә түбә төзексезлеге бар: руллон материаллардагы җөйләрдә һәм полотнолар арасы араланган, бу су үтүнең сәбәбе булып тора.

Ачыкланган хокук бозулар буенча «Бумажник» җаваплылыгы чикләнгән бүлендек җәмгыять торак идарәсе идарәче компаниясе идарәче компаниясе кисәтү рәвешендә административ җәзага тартылган.

ТР  Чаллы шәһәр суды, «Бумажник» җаваплылыгы чикләнгән бүлендек җәмгыять торак идарәсе идарәче компаниясе шикаятен карап чыгып, гаризаны канәгатьләндерүдән баш тартты.

Эш каралган икенче суд инстанциясе-ТР Югары суды. Карар кабул иткәндә, ТР Югары суды ТР Чаллы шәһәр суды карарын гамәлдән чыгару өчен нигез тапмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International