Инспекциянең прокуратура белән үзара бәйләнеше.

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

         Чаллы районара торак инспекциясе күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлеге кысаларында агымдагы елның сентябрендә, Чаллы шәһәре прокуратурасы белән берлектә, күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы юридик затларга карата ике контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде.

         Мондый тикшерүләргә гражданнарның, Раскольников урамындагы 65А номерлы күп фатирлы йортта (аның белән «Центральный» ИК МУП идарә итә) һәм Тынычлык проспекты буенча 50/15 номерлы күпфатирлы йортта (аның белән  «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарә итә) бина хуҗаларының мөрәҗәгатьләре сәбәп булды. Ике очракта да милекчеләр гомумйорт мөлкәтенең тиешенчә тотылмавына һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүенә зарлана.

          Тикшерү барышында гражданнарның мөрәҗәгатьләрендә күрсәтелгән дәлилләр расланды.

          Шәһәр прокуроры тарафыннан хокук бозуга юл куйган затларга карата административ хокук бозу турында эш кузгату турында карарлар чыгарылды.

          Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан административ эшләр асылы буенча каралды һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча җәлеп итү турында «Центральный» ИК МУП вазыйфаи затына карата 25 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза белән; «Электротехников» ИК ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 125 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча 10 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International