ТР Әлки районы прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгате нигезендә «Базарлы Матак» ИК» ҖЧҖ эшчәнлегендә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Тикшерүдә Чистай районара торак инспекциясе инспекторы катнашты.
Тикшерү барышында Базарлы Матак авылындагы Базар урамындагы 12 нче күпфатирлы йортның бер фатирында гомумйорт канализация системасының төзексезлеге ачыкланды (тоташтырылган урыннар герметик түгел, хомутлар урнаштырылган).
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеге идарәче оешмалар тарафыннан лицензия таләпләрен мәҗбүри үтәп башкарылырга тиеш.
РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү турындагы нигезләмәнең 3 пунктындагы «а» пунктчасы РФ Торак кодексының 161 статьясындагы 2.3 өлешендә каралган таләпләр үтәлешен, ягъни сыйфаты РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән техник регламентлар һәм күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре һәм нормалары таләпләренә туры килерлек итеп, идарәче оешма тарафыннан күпфатирлы йортта гомуми милекне тиешле тәртиптә тотуны тәэмин итә торган барлык хезмәтләрне күрсәтү һәм (яки) эшләрне башкаруны лицензия таләпләренә кертә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Әлки районы прокуроры тарафыннан «Базарлы Матак» ИК» ҖЧҖ директорына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм ведомство карамагы буенча Чистай РТИ җибәрелде.
Административ хокук бозу турындагы эш ТР Әлки районы прокуратурасы вәкиле катнашында каралды.
Чистай РТИ җитәкчесе карары белән «Базарлы Матак» ИК» ҖЧҖ директоры гаепле дип танылды һәм кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатыннан җаваплылыкка тартылган җитәкче адресына инспекция контроленә алынган күрсәтмәләр кертелде.