Профилактик визитлар үткәрү

2023 елның 6 июне, сишәмбе

«Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ федераль закон нигезендә контрольдә тотылучы затларга карата профилактик визитлар үткәрү каралган.

Мәҗбүри профилактик визитлар күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлаучы лицензиатларга, шулай ук югары дәрәҗәле куркынычлылык категориясенә караган лицензия контроле объектларына карата үткәрелә.

  Чистай РТИ 2023 елга күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензия контролендә тоту буенча профилактик визитлар планы-графигына ярашлы рәвештә, 2023 елның февралендә Нурлат шәһәрендәге «Городок» ҖЧҖ һәм 2023 елның маенда  «Эталон» ҖЧҖ карата мәҗбүри профилактик визит үткәрү планлаштырылган иде, чөнки әлеге контроль объектлары югары куркынычлылык категориясенә карыйлар. 

  Әлеге оешмаларга профилактик визитлар 2023 елның 27 февралендә һәм 2023 елның 18 маенда узды.

  Профилактик визитлар барышында «Городок» ҖЧҖ һәм «Эталон» ҖЧҖ тарафыннан аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аларның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International