Чаллы районара торак инспекциясе адресына Вахитов исемендәге пр. буенча №54 лит. «В» адресында урнашкан күпфатирлы йортта яшәүчедән гомумйорт милкен тиешенчә карап тотмау турында мөрәҗәгать килеп иреште.
Мөрәҗәгать итүче берничә тапкыр идарәче компаниягә гаризалар белән мөрәҗәгать итә, ләкин анда чара күрергә ашыкмыйлар. Милекче гомуми файдалану урыннарының һәм җир асты паркингының тиешле булмаган санитар торышына, фасад элементларының зарарлануына һәм пычрануына, баскычларда таюга каршы катламның зарарлануына һәм керү узелының җимерелүенә зарлана.
Контроль-күзәтчелек чарасы кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда гомумйорт милкен тоту өлешендә белдерелә торган закон таләпләрен бозган өчен «Автозаводский» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча 125 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Инспекция хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.