Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Шинчылар проспектындагы 13а номерлы йортта яшәүчеләрнең актив су бүлү сәгатьләрендә торак биналарда салкын су басымының вакыт-вакыт кимүенә кагылышлы мөрәҗәгатен карады.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән.
Түбән Кама РТИ тарафыннан «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ адресына кертелгән норматив хокукый документларның мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамаганлыгы турындагы кисәтү буенча идарәче компания тарафыннан, арттыргыч насос урнаштырып, салкын су белән тәэмин итү челтәрләренә модернизация үткәрелгән.
Күрсәтелгән эшләрне башкарганнан соң, күпфатирлы йортта салкын суның җитәрлек басымы булмау проблемасы хәл ителгән