Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе мөрәҗәгатьне карау барышында Татарстан Республикасы Биектау районының Олы Рәс авылында каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару эшенең оештырылмаганлыгын, контейнер мәйданчыгы булмавын ачыклады. Шул ук вакытта, «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ әлеге торак пунктта яшәүчеләргә үткән исәп-хисап чорлары өчен түләүне тулыландырган һәм тулыландыруны исәпкә алып, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт өчен түләү күрсәтелгән.
Шулай итеп, «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ гамәлләрендә хокук бозу билгеләре бар.
ТР ДТИ тарафыннан күрсәтелгән түләүне исәпләү нигезләре турында мәгълүмат сораганнан соң, «ПЖКХ» ИК ҖЧҖ Олы Рәс авылында яшәүчегә «ККК белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләүне яңадан исәпләп чыгарган һәм алга таба тулыландырылган түләүне бетергән.
Билгеләнгән тәртиптә «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ адресына торак законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.