Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләгәндә пеня исәпләүнең законлылыгы турында

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама торак инспекциясе тарафыннан Зәй районы, Поручик авылы, Новая урамындагы 12 нче йортта яшәүченең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләгәндә пеняны исәпләүнең законлылыгы турындагы мөрәҗәгате каралды.

Тикшерүләр күрсәткәнчә, гаризачының фатиры буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган суммалар даими түләнми,  бурыч барлыкка килү сәбәпле пеня өстәлеп бара.

Мөрәҗәгать итүчегә аңлатма бирелде: Россия Федерациясе Торак Кодексының 155 статьясындагы 14 пункты нигезендә, торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне вакытында һәм (яки) тулысынча түләмәгән затлар (бурычлы кешеләр) түләү вакытында гамәлдә булган Россия Федерациясе Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының өч йөздән бер өлеше күләмендә кредиторга билгеләнгән түләү вакыты җиткәннән соң икенче көннән башлап, чын түләү көненә кадәр, һәр көн өчен түләнмәгән суммалардан пеня түләргә тиеш.

Пеня исәпләнмәсен өчен, мөрәҗәгать итүчегә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне билгеләнгән срокларда вакытында башкарырга, бурычлар барлыкка килүгә юл куймаска киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International