Түбән Кама районара торак инспекциясе Зәй шәһәре, Җиңү проспекты буенча 1/11 номерлы йортта яшәүчеләрнең гомумйорт милкен тиешенчә карап тотмау турындагы мөрәҗәгатен карады.
Күпфатирлы йорт белән идарә иткәндә Россия Федерациясе Торак кодексының 161 ст. 1 өлеше нигезендә, идарәче оешма күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләре алдында гомуми йорт мөлкәтен тиешле дәрәҗәдә карап тотуны тәэмин итә торган һәм сыйфаты техник регламентларның һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан күпфатирлы йортта уртак мөлкәтне тоту кагыйдәләренең таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык хезмәтләрне (яисә) башкаруны тәэмин иткән өчен җавап бирә.
Планнан тыш күчмә тикшерү кысаларында үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасында гомумйорт милкен карап тотуда бозулар булуы ачыкланды: җыештыру эшләре башкарылмаган, электр белән тәэмин итү системасы төзек түгел, чүп үткәргеч баганасы, баскыч маршлары һәм тәрәзә уемнары герметик түгел.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Девятиэтажка» ТМШ идарәче оешмасының вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Торак йортларны һәм (яки) торак урыннарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу» 7.22 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 4000 сум күләмендә административ штраф салынды.
Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча ачыкланган бозулар бетерелгән.