Чистай районара торак инспекциясе инспекторы тарафыннан, гражданнардан инспекциягә алынган, идарәче оешма эшенең канәгатьләндерерлек булмавы турындагы мөрәҗәгате нигезендә «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ карата уздырылган планнан тыш тикшерү барышында Нурлат шәһәре, Кариев урамы, 44 номерлы күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Россия дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 27.09.2003 ел, № 170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды: аерым участокларда түбә япмасы төзек түгел, су үтү эзләре бар.
Инспекция визиты нәтиҗәләре буенча «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
«Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән гаепле дип табылды һәм кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ хокук бозу сәбәпләрен һәм шартларын бетерү максатында «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ күрсәтмә кертелде, аның үтәлеше Инспекция контроленә алынды.