2023 елның 14 апрелендә «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 һәм 4.8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 14 апрелендәге 122-ФЗ номерлы федераль закон (алга таба – 122-ФЗ номерлы федераль закон) басылып чыкты. Әлеге закон нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Административ җаваплылыкка тарту буенча узган вакыт» 4.5 статьясына үзгәрешләр кертелгән, аның нигезендә административ җаваплылыкка тартуга тиешле вакыт административ хокук бозу кылынган көннән башлап исәпләнә. Административ хокук бозу турындагы эш буенча карар – хокук бозу кылынган көннән алып алтмыш календарь көн узгач, ә судья караган эш буенча туксан календарь көн узгач чыгарыла алмый. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Срокларны исәпләү» 4.8 статьясына чор белән билгеләнгән сроклар агымы башлану һәм көннәр белән исәпләнгән сроклар агымы тәмамлану турындагы гомуми кагыйдәләрдән искәрмәләр кертү өлешендә үзгәрешләр кертелгән.
Әлеге үзгәрешләр 2023 елның 25 апреленнән үз көченә керә.