Россия Федерациясе Торак кодексының 168 статьясының 1 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыру региональ программасы актуальләштерелде.
2023 елның 10 апрелендә «Рәсми Татарстан» сайтында «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыру региональ программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге 1146 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыру региональ программасына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 5 апрелендәге 418 номерлы карар урнаштырылган.
2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясындагы 4.1 пунктына ярашлы рәвештә, күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыру региональ программасы расланганнан соң файдалануга тапшырылган һәм күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт уздыру региональ программасына кертелгән күпфатирлы йортта милекчеләрдә капиталь ремонтка түләү кертү бурычы әлеге күпфатирлы йорт кертелгән күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча региональ программа рәсми басылып чыккан айдан соң килүче айдан алып алты календарь ай узгач барлыкка килә.