1 апрельдә Бөгелмә масштаблы иҗтимагый акциягә – Бөтенроссия өмәсенә кушылды. Бөгелмә районара торак инспекциясе хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Бөгелмә районара торак инспекциясе хезмәткәрләре әлеге вакыйга алдыннан территорияне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрделәр. Әлеге чара кысаларында инспекциягә якын территорияләрне җыештыру эшләре башкарылды.
Ике ай дәвамында Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан идарәче компанияләр тарафыннан йорт яны территорияләрен җыештыруга мониторинг үткәреләчәк.
Өмәләрдә катнашу – шәһәребезнең барлык халкын берләштереп, әйләнә-тирә мохитне кайгыртуга җәлеп итә торган күркәм традиция.