Квалификация таләпләре:
- югары юридик белем булу;
- мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән Интернет челтәре белән эшләү;
- электрон почта белән эш итү;
- текст редакторында эшләү;
- мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану;
- эшчәнлек алып бару һәм эшлекле хат нигезләрен куллану, хезмәтне оештыру, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре, сөйләшүләр уздыру, хезмәт белешмәләре белән эшләү тәртибе, эшлекле этикет кагыйдәләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары структуралары һәм вәкаләтләре.
Вазыйфаи бурычлар:
1. КШТИ хезмәткәрләренә хезмәт эшчәнлеге процессында барлыкка килгән хокукый мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтә;
2. административ хокук бозулар турындагы эшләрне карауны хокукый һәм оештыру-техник яктан тәэмин итә.
4. административ җәза билгеләү турындагы карарларны мәҗбүри үтәү мәсьәләләре буенча суд приставлары хезмәте белән үзара хезмәттәшлек итә;
5. судларда, прокуратурада, дәүләт хакимиятенең барлык органнарында, җирле үзидарә органнарында, учреждениеләрдә һәм оешмаларда ТР ДТИ мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә яклый;
6. бүлекнең эш нәтиҗәләре буенча хисап, статистика мәгълүматларын, башка мәгълүмати материалларны анализлый һәм әзерли һ.б.
Хезмәт хакы:
Аена 19 мең сум (елына уртача 35 мең сум)
Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.
Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.