Квалификация таләпләре:
- урта һөнәри белем булуы;
- компьютерның эчке һәм периферия җайланмалары белән эшләү;
- мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән Интернет челтәре белән эшләү;
- операцион системада эшләү;
- электрон почта белән эш итү;
- текст редакторында эшләү;
- электрон таблицалар белән эшләү;
- презентацияләр әзерләү;
- электрон документларда график объектлардан файдалану; - мәгълүмати иминлекне тәэмин итү өлкәсендә гомуми мәсьәләләр;
- белешмәләр базаларында эшләү;
Вазыйфаи бурычлар:
1. канцелярия һәм хуҗалык товарларына ихтыяҗны билгеләү, шулай ук аларны исәпкә алу һәм матди кыйммәтләрне бирү;
2. бинага хуҗалык хезмәте күрсәтә һәм ремонт эшләренең сыйфатын контрольдә тота;
3. янгынга каршы чараларны үтәүне һәм янгын инвентарын төзек хәлдә тотуны тәэмин итә;
4. хезмәткәрләр өчен хезмәтне саклау буенча инструкцияләр эшләүне тәэмин итә;
5. гражданнар оборонасы һәм мобилизация әзерлеге буенча документлар эшләүне тәэмин итә;
6. бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча бүлек җитәкчесенең башка йөкләмәләрен үти.
Хезмәт хакы:
Аена 15 мең сум (елына уртача 25 мең сум)
Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.
Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.