Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вакытлы вазыйфага хезмәткәрләр туплавы турында ИГЪЛАН ИТӘ

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Квалификация таләпләре:

- югары белемле булу;

- мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән Интернет челтәре белән эшләү;

- электрон почта белән эш итү;

- шикаятьне беренчел тикшерү институтын, контрольне (күзәтчелекне) гамәлгә ашыру принципларын, ысулларын һәм механизмнарын белү, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау процедуралары, тикшерүне оештыру процедуралары: тикшерү процедураларын үткәрү тәртибе, этаплары, инструментлары, тикшерү процедураларын үткәргәндә чикләүләр, тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган чаралар, планлы, планнан тыш тикшерүләр процедуралары турында белү;

- эшчәнлек алып бару һәм эшлекле хат нигезләрен куллану, хезмәтне оештыру, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре, сөйләшүләр уздыру, хезмәт белешмәләре белән эшләү тәртибе, эшлекле этикет кагыйдәләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары структуралары һәм вәкаләтләре.

Вазыйфаи бурычлар:

1. күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча төбәк дәүләт торак күзәтчелеген һәм эшкуарлык эшчәнлеген лицензия контролендә тота;

2. закон нигезендә торак фондын куллану һәм саклауга карата башка мәҗбүри таләпләрне аның милек формасына карамастан планлы һәм планнан тыш тикшерә;

4. күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия нигезендә эшчәнлек алып баручы идарәче оешмаларга карата тикшерүләр үткәрә;

5. гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда карый.

Хезмәт хакы:

Ай саен 20 мең сум (ел буенча уртача 38 мең сум)

Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.

Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International