Квалификация таләпләре:
- югары белемле булу;
- мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән Интернет челтәре белән эшләү;
- электрон почта белән эш итү;
- шикаятьне беренчел тикшерү институтын, контрольне (күзәтчелекне) гамәлгә ашыру принципларын, ысулларын һәм механизмнарын белү, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау процедуралары, тикшерүне оештыру процедуралары: тикшерү процедураларын үткәрү тәртибе, этаплары, инструментлары, тикшерү процедураларын үткәргәндә чикләүләр, тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителә торган чаралар, планлы, планнан тыш тикшерүләр процедуралары турында белү;
- эшчәнлек алып бару һәм эшлекле хат нигезләрен куллану, хезмәтне оештыру, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы нормалары һәм кагыйдәләре, сөйләшүләр уздыру, хезмәт белешмәләре белән эшләү тәртибе, эшлекле этикет кагыйдәләре, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары структуралары һәм вәкаләтләре.
Вазыйфаи бурычлар:
1. күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлауның республика программаларын мониторинглау һәм аларны гамәлгә ашыру срокларының үтәлеше буенча эш алып бара;
2. күпфатирлы йортларда капиталь ремонтны вакытында һәм сыйфатлы башкаруны контрольдә тоту буенча эш алып бара;
4. подряд килешүләрен теркәү, подряд килешүләрен теркәү буенча хисаплар төзү;
5. капиталь ремонт (беркетмәләр, суммалар, үтәү процентлары, графиклар, статуслар һ.б.) өлешендә ДТФ ДМС системасын идарәче оешмалар һәм МБ БК тарафыннан вакытында тутыруны тәэмин итә.
Хезмәт хакы:
Ай саен 20 мең сум (ел буенча уртача 38 мең сум)
Документлар Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 15/9 адресы буенча кабул ителә.
Элемтә өчен телефон(факс): (843) 236-93-66.