Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өчен түләүне исәпләгәндәге бозулар бетерелгән

2023 елның 1 апреле, шимбә

Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан Әлки районы Юксыл авылындагы торак йорт хуҗасыннан «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәте буенча исәпләнгән түләүләргә кагылышлы мөрәҗәгать каралды.

Карау нәтиҗәсе буенча түбәндәгеләр билгеләнде.

Татарстан Республикасының Әлки районы Татарстан Республикасының көнбатыш зонасына карый. Әлеге зонада каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәтне «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (алга таба – «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ ) башкара.

Әлеге йорт Юксыл авылындагы бердәнбер торак йорт, йорт хуҗасы анда яшәми. Торак пунктта каты коммуналь калдыклар туплау урыны (майданчыгы) юк, калдыкларны чыгару «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ төбәк операторы тарафыннан башкарылмый.

Шулай итеп, ККК белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтелми. Шул ук вакытта авылда калган бердәнбер йортның хуҗасына хезмәт өчен түләү өчен счетлар куелган.

Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Кагыйдәләргә (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) ярашлы рәвештә башкарыла.

354 номерлы кагыйдәләрнең 148(1) пункты нигезендә кулланучыга каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү турында нигезләмәне үз эченә алган түләүле килешү нигезендә башкарыла.

354 номерлы кагыйдәләрнең 148(22) пунктының «а» пунктчасы нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүче кулланучыга Россия Федерациясе законнары таләпләренә, 354 номерлы кагыйдәләргә һәм күрсәтелгән коммуналь хезмәт күрсәтүне күрсәтү турында нигезләмәләрне үз эченә алган шартнамәгә ярашлы рәвештә, аның өчен кирәкле күләмдә һәм тиешле сыйфатта каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтергә тиеш.

Гамәлдәге законнар нигезендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча сыйфаты тиешле булмаган коммуналь хезмәт күрсәтүне һәм (яки) рөхсәт ителгән дәвамлылыктан артык тәнәфесләр белән башкарганда, башкаручы каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләү күләмен яңадан киметеп исәпләргә тиеш.

Чистай РТИ тарафыннан мөрәҗәгатьне караганда, «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ тарафыннан ККК белән эш итү өчен түләүне исәпләгәндә җибәрелгән бозуларга күрсәтелде. Милекчегә 16 607,90 сум күләмендә киметеп, яңадан исәп-хисап ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International